Хәвеф-хәтәр
6 июнь 2023, 06:10

1 яшьлек бала ихатадагы бассейнда батып үлгән

Фаҗига Баймак районында теркәлгән.

onlinetrade.ruonlinetrade.ru
Фото:onlinetrade.ru

Баймак районында кичә кич күп балалы гаиләдә фаҗига теркәлгән.  “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итүенчә,  шәхси торак йорт территориясендәге кабартылган бассейнда бер яшьлек кыз бала батып үлгән. Алдагы атнада аңа ике яшь тулган булыр иде.

“Әлегә билгеле булуынча, кыз баланың әтисе  ихатада  тирәнлеге 45 см булган 103×63×18 бассейн урнаштырган. Фаҗига булганда ир кызы белән ихатада булган, ул машина ремонтлаган. Кызы ата кешенең күз алдыннан бер генә мизгелгә югала. Гаилә башлыгы баланы эзли башлый, ахырда ул аны бассейнда табып ала. Бу вакытка кыз бала инде тын алмаган була”, – ди агентлык әңгәмдәше.  

38 яшьлек хатын белән 33 яшьлек ир 7 һәм 8 яшьтәге ике кыз бала, тагын ике – яңа туган һәм 5 яшьлек – малай үстерәләр. Моннан тыш хатынның беренче никахтан туган зур кызы һәм малае бар. Гаилә бернинди исәптә дә тормаган, уңай буларак бәяләнә.

Бик авыр хәл. Кызганыч, әле юньле-рәтле теле дә ачылмаган баланың уенда нәрсә икәнен беркайчан да төгәл белеп булмый. Шуңа аларны иң элек күздән ычкындырмаска кирәк.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас