

Ленинград өлкәсендә бер яшьлек бала картәнисе сыйлаган кишер кисәге аркасында үлгән. Фаҗига Лодейное поле шәһәрендә булган. Баланың әти-әнисе, кечкенә улын картәнисе белән калдырып, эш буенча киткәннәр. 42 яшьлек хатын аш пешергән, ә бала аның янында аш-су бүлмәсендә мүкәчләп йөргән. Оныгы елагач, нәнәсе аңа кишер кисәге каптырган. Каты яшелчә малайның тамагына утырган һәм ул тончыга башлаган. Хатын-кыз кишерне үзе ала алмаган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин табиблар да, кзганычка каршы, сабыйга ярдәм итә алмаган. Хастаханәдә бала үлгән. "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатынга ике елга кадәр төрмә яный.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.