

Башкортстанда 390 мең гектар мәйданга ефәк күбәләге таралган. Бу хакта бүген, 5 июньдә, хөкүмәт утырышында урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, узган еллар белән чагыштырганда, корткычларның таралу тизлеген киметүгә ирешелгән. Чагыштыру өчен: ике ел элек ефәк күбәләге 650 мең гектар җирдәге яшеллеккә зыян салган иде.
“Ни кызганыч, санитар кагыйдәләр буенча без 390 мең гектар мәйданны тулысынча эшкәртә алмыйбыз. Чөнки кулланылган препаратларның ниндидер дәрәҗәдә кешеләргә дә, калган бөҗәкләргә дә йогынтысы бар. Бүген расланган исемлектә ике препарат бар: берсе – химик, икенчесе – биологик. Без бары биологик алымны кулланабыз. Быел Баймак, Федоровка, Миякә, Бәләбәй, Бишбүләк районнарындагы урманнарда барлыгы 67 мең гектарны эшкәрттек”, – диде министр.
Санитар кагыйдәләргә ярашлы, торак пунктлар, бакча ширкәтләре һәм балалар лагерьлары янында мондый эшкәртүләр үткәрү тыела. Белгечләр бәяләвенчә, алдагы ике атнада бу корткычлар агач яфраклары белән тукланудан туктаячак. Һәм үсентеләр яңадан яфрак җибәрәчәк. Ягъни, урманнарның яшәешенә артык хәвеф янамый.
Шулай да Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәлне контрольдә тотарга кушты.
“Урманнар буенча эшне дәвам итегез. Торак пунктларга килгәндә, фәнни тикшеренүләрне шулай ук дәвам итегез, федераль агентлык белән киңәшләшегез. Әмма кешеләргә әлеге хәлне аңлатырга кирәк. Әлбәттә, без табигать белән эш итәбез. Урманнарның юкка чыгуына юл куймагыз”, – дип кисәтте төбәк җиткәчесе.