+21 °С
Болытлы


Кичә кич Уфаның Азатлык урамындагы 57 санлы йорт каршында “Лада Гранта” руле артындагы 1976 елгы ир Димитров урамы ягына таба хәрәкәт иткән. Башкаланың дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юлның туры өлешендә ул, идарәне югалтып, электр баганасына барып менә.
Кызганычка каршы, авариягә эләккән ир ашыгыч ярдәм машинасында һәлак була. Аның пассажиры, 1974 елгы ханым, төрле җәрәхәтләр ала. Медицина ярдәме күрсәткәч, аны өйгә кайтарып җибәрәләр.
Юл һәлакәте буенча тикшерү оештырылган.
Чыганак: bashinform.ru