

Октябрьскийда яшәүче 9 сыйныф укучысы ике көн аңкавында пуля белән йөргән. Бу хакта Mash Batash Телеграм-каналы хәбәр итә.
Канал язуынча, үсмер өйдә ялгызы булганда әтисенең пистолетын тапкан һәм очраклы рәвештә аткан. Ул үзаллы ярадан аккан канны туктаткан һәм әти-әнисе кайткач, тимер штырьга егылдым, дигән.
Вакыйгадан соң ике көн үтүгә үсмерне Уфага хастаханәгә алып килгәннәр.
"Оператив дәвалау үткәрелде, хирурглар пуляны алды. Пациентның хәле тотрыклы», - диләр Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Әле ул хастаханәдә дәвалана. Хокук сакчылары тикшерү башлаган.
Чыганак: lenta.ru