Хәвеф-хәтәр
4 июнь 2023, 07:00

Эх, тагын батып үлделәр...

Ял көннәрендә Башкортстан сулыкларында биш ир су корбаны булган.

Эх, тагын батып үлделәр...Эх, тагын батып үлделәр...
Эх, тагын батып үлделәр...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә Мәләвез янында Шагайка күленнән  коткаручылар 40 яшьлек ир-атның җансыз гәүдәсен чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Шулай ук 3 июньдә Сипайлово микрорайонында  Уфимка елгасыннан коткаручылар  батып үлгән тагын бер ирнең гәүдәсен чыгарганнар. Әле аның шәхесен ачыклыйлар.

Учалы районында, Сөләйман авылы янында, кичә кич белән, җирле карьерда, шаһитлар әйтүенчә, 19 яшьлек егет батып үлә. Анда водолазлар эшли.

Моннан тыш, бүген иртән Күгәрчен районында Түлебай авылы янында 29 яшьлек ир-атның шул тирәдәге буада батып үлүе билгеле булган.  Коткаручылар гәүдәсен тапканнар.

Судагы “батырлык”  күп вакыт фаҗига белән тәмамлана. Сак, игътибарлы булыгыз, дуслар. Рәсми, рөхсәт ителгән урыннарда гына су керегез.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас