Хәвеф-хәтәр
3 июнь 2023, 17:52

Бензин ярдәмендә мунча ягып маташканнар

Эх!..

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Стәрлетамак районының Талалаевка авылында  бензин ярдәмендә мунча ягып маташкан ир белән хатын бик каты пешкәннәр. Вакыйга урынына тиз арада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм башка махсус хезмәтләр килгән.

Янгын нәтиҗәсендә 1966 елгы ир белән хатын каза күргәннәр. Аларны оператив рәвештә Стәрлетамак шәһәренең 1 санлы дәваханәсенә озатканнар.

“Хатын-кызның йөзе, уң як иңбашы 2-3 дәрәҗәдә пешүләр алган, хәле канәгатьләнерлек. Көчле ялкын аркасында ир-атның тәненең бөтен өслеге, югары сулыш юллары бик нык пешкән, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас