Хәвеф-хәтәр
2 Июня 2023, 08:00

Зур янгынны бергәләп сүндерделәр

Әле бер урында, әле икенчесендә “кызыл әтәч”ләр баш калкытырга гына тора.

Добавить в предпочтительные источники Google
Зур янгынны бергәләп сүндерделәрЗур янгынны бергәләп сүндерделәр
Зур янгынны бергәләп сүндерделәр

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Кәримова төбәктәге янгыннар буенча оператив мәгълүмлар китерде. Аның әйтүенчә, Калтасы һәм Краснокама районнары чигендә Куян авылы янында чыккан зур янгын сүндерелгән. Ут белән биш көн көрәшкәннәр.

"Янгынны сүндерү җиңел булмады, чөнки анда барып җитүе авыр, торфлы урын, - диде ул. -  Ут таралмасын өчен, җирне сөрделәр һәм су сиптеләр. Шушы эшләр белән беррәттән  коткаручылар мазутлы тапларны  бетерделәр. Янгын урынында оператив штабы булдырылды. Волонтерлар зур ярдәм күрсәтте, көн саен 200дән 450гә кадәр кеше ярдәмгә килде.  Болар - күрше авыллардан, Нефтекамадан, Дүртөйледән җирле халык. Алар урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр белән бу эштә актив катнаштылар. Иң проблемалы көннәрдә янгынны сүндерүгә  КА-32 вертолеты җәлеп ителде".

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас