Хәвеф-хәтәр
2 июнь 2023, 05:28

Заправка хезмәткәре эш урынында коточкыч нык пешкән

Вакыйга кичә Уфада теркәлгән. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Республиканың хезмәт инспекциясе шәхси оешмада эшләүче 46 яшьлек хезмәткәрнең эштә җәрәхәтләнү очрагын тикшерә башлаган. Ведомство мәгълүматы буенча, кичә, 1 июньдә, башкаланың Пугачёв урамындага автозаправка станциясендә резервуар капкачын монтажлаган вакытта эшче коточкыч нык дәрәҗдә җәрәхәтләнә.  Каза күргән ирне пешүләр белән дәваханәгә озатканнар.

Җентекле тикшерү барышында вакыйганың  сәбәпләре ачыкланачак, диләр хезмәт инспекциясендә.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгына исә махсус хезмәтләрдәге үз чыганагы түбәндәгене хәбәр иткән: ир коралын эш камерасына төшереп җибәргән. Нәтиҗәдә очкын чыккан. Очкын аркасында резервуарда җыелып торган һава-газ кушымтасы шартлаган. Пешкән ирне 18 санлы дәваханәгә алып киткәннәр. Каза күргән ирнең  баш, муен, гәүдәсе, кул-аяклары 1, 2, 3 дәрәҗәдә пешкән. Иргә ингаляцион травма, яну продуктлары белән агулану диагнозлары куелган. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас