Хәвеф-хәтәр
30 Май 2023, 08:45

Сөйрәп барган

Ат ир-егетне чак таптап үтермәгән.

daytimenews.rudaytimenews.ru
Фото:daytimenews.ru

Башкортстан районнарында  Сабантуйлар чоры башланды. Әмма бәйрәмнәр бәхетсезлек очрагы белән дә тәмамланырга мөмкин. Әбҗәлил районындагы Сабантуй фаҗига белән тәмамлана язган.

Аскар авылы янындагы традицион ат чабышларында җайдак ат тоягы астында калган. Ир-ат аттан егылганнан соң, аягы эләгеп калган, ат аны тулы көченә җир буйлап сөйрәп алып киткән, ә калган җайдаклар аны туктатырга тырышкан.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир-ат исән калган, ләкин көчле тән җәрәхәтләр алган һәм аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.  

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас