Хәвеф-хәтәр
30 Май 2023, 11:18

Әгәр коткаручылар булмаса...

Яшь кыз, бәлки, Агыйделгә сикергән дә булыр иде...

Фәрит Гомәров, TelegramФәрит Гомәров, Telegram
Фото:Фәрит Гомәров, Telegram

Бүген, 30 майда, Уфада БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, күнегүләргә барганда, борчулы күренешкә тап булганнар.  Ведомство рәисе Фәрит Гомәров социаль челтәрләрдә язуынча, Агыйдел күперендә суга карап елый-елый  бер кыз басып торган.

Коткаручылар, бәла булырын сизгәч, туктап, аның янына сак кына килеп, нәрсә булганын һәм ни өчен монда булуын сорашканнар. 21 яшьлек кызның шәхси драмасы барлыгы ачыкланган. Һәм, әгәр дә шул тирәдән коткаручылар узып бармаса, бу хәл, бәлки, бәхетсез очрак белән тәмамланган булыр иде. Коткаручылар, кызга  психологик ярдәм күрсәтеп,   аны вакыйга урынына килгән табибларга тапшырганнар”, — дип язып чыккан ведомство башлыгы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас