

Башкортстанда быел янгыннарда үлүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ни кызганыч, күбрәк...
Соңгы мәгълүматлар буенча, агымдагы елда республикада 4782 техноген янгын теркәлгән. Аларда 137 кешенең гомере өзелгән, аларның 2се – балалар... Узган ел бу сан 96 булган.
“Кешеләр үлеменә китергән янгыннарның 95 проценттан күбрәк очрагы торак йортлар, күпфатирлы һәм бакча өйләрендә булган. Күбесенең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, мич корылмаларын куллану кагыйдәләрен бозу, электр челтәрләренең авария хәлендә булуы. Иң еш сәбәпләрнең берсе – исерек халәттә тәмәкене вакытында сүндермәү”, – диде хөкүмәт премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов. Бу сүзләрне ул бүген “Россия” медиаүзәгендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә кагылган брифингта әйтте.
Киң мәгълүмат чаралары катнашлыгындагы бу брифинг саклык кагыйдәләрен безнең кешеләргә җиткерү максатында үткәрелә, диде Ирек Сәгыйтов.
“Республикада янгынга каршы режим эшли. Чикләү кагыйдәләрен үтәргә чакырам, югыйсә, кагыйдәләрне бозучыларны административ җаваплылык көтә. Янгынга каршы көрәш буенча мөмкин булган бар мехнизмнар эшкә кушылган, берәү дә кул кушырып утырмый. Бүгенге җиңел булмаган хәлне яхшыртырбыз дип ышанам”, – диде ул.