

Кичәдән бирле Калтасы районында табигый янгынга каршы көрәш бара.
Ул Куян авылыннан 4-6 чакрым ераклыкта гына.
Янгын биләгән мәйдан 6 гектар. Урман алды, камышлар, урыны белән сазлыклы урыннар яна.
Янгынга каршы көурәштә 3 бульдозер, 3 трактор, 6 янгын сүндерү автоцистернасы, үз теләкләре белән янгын сүндерүчеләр командалары.
Җирле халык та нык ярдәм итә. Моның өчен аларга аерым рәхмәт.
Шунда ук республика янгынга каршы көрәшүче вертолет та җибәрелгән.
Әлеге вакытта 82 кеше, 15 берәмлек техника янгынга каршы көрәш алып бара.
Янгыннан каза күрүчеләр юк. Хәл контрольдә тотыла, авылга куркыныч янамый.
Фото: твойгород.com