

Бу халык яңалыклар тыңламый, гәзит укымыймы икән?
Үткән ялларда республика кешеләре мошенниклар кулына тагын 1,5 млн сум акча күчергән.
Эчке эшләр органнарына алдану турында 15 хәбәр килгән.
7 очракта – банк хезмәткәре булып алдаганнар, 4 –сату-алу вакытында, 2 – төрле хезмәт күрсәтү очрагында, 1 факт социаль челтәрләрдә, 1 – таныш булмаган кешеләр микрозайм төзегән.
Алар арасында 47, 34 яшьлек ирләр дә бар. Телефоннан шалтыраткан бер билгесез кешеләргә кредит алып, акча күчергәннәр...
Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча тикшереп кенә өлгерсен инде тикшерүчеләр.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: таныш булмаган
номердан шалтыратканда телефонны алмагыз. Социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда сак булыгыз.
Якыннарыгыздан сәер хәбәрләр килгәндә аларның телефонына шалтыратып сөйләшегез.
Тикшерелмәгән сайтларга кермәгез, таныш булмаган сылтамаларны ачмагыз.
* Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте*
Фото: kostroma.mk.ru