Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 Май 2023, 23:28

ДЦП белән авыручы улын чәнечкән хатын дәваханәдә үлгән

Ул хат калдырган.

ДЦП белән авыручы улын чәнечкән хатын дәваханәдә үлгән
ДЦП белән авыручы улын чәнечкән хатын дәваханәдә үлгән

Кичә 64 яшьлек хатын ДЦП белән авыручы улын пычак белән чәнчеп, үзе дә хастаханәдә үлгән.

Исегезгә төшерәбез, 26 майга каршы төндә Уфада аянычлы хәл булган иде. Әнисе егетнең муенына берничә тапкыр пычак белән чәнчеп, соңыннан үз-үзенә кул салырга тырышкан, әмма аны сеңлесе коткарып калган. Улы шундук вафат була, ә хатын комага китә. Табиблар аның гомере өчен ике көн көрәшкәннәр, ләкин аны коткарып кала алмаганнар.

Хатын бу эшен алдан планлаштырган. Үләр алдыннан "записка" язып калдырган, анда ул: «болай яшәп арыдым мин» - дигән. 

Күршеләре хатынны бик аралашучан, ярдәмчел кеше буларак искә алалар, бу хәлгә ышанырлык түгел, диләр. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: