Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 Май 2023, 14:20

Ике автобус юлны бүлешә алмаган (ВИДЕО)

Авария бүген Черниковка бистәсендә теркәлгән. 

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.

Бүген Уфада пассажир транспорты катнашлыгындагы юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә бер бала җәрәхәтләнгән.

Төбәк Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, башкаланың Калинин районында Беренче май урамында  “ПАЗ” һәм “Лотос” пассажир  автобуслары бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә автобус юл читендә парковкада торган машиналарга өстенә барып менгән.

“ПАЗ” автобусында булган 9 яшьлек пассажир кыз тән җәрәхәтләре алган. Авария сәбәпләре ачыклана. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: