Украина хакерлары “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция сабантуеның рәсми сайтына DDоS-һөҗүм оештырган.
Бу көннәрдә Сибайда “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция сабантуе бара. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның чыгышын трансляцияләгән вакытта инвест-сабантуйның рәсми сайтына Украина хакерлары һөҗүм иткән. Шул сәбәпле, сайтта Украина IT-армиясе баннеры барлыкка килгән. Техник хезмәтләр DDоS-һөҗүмне кире каккан, сайт эше тергезелгән.
Исегезгә төшерәбез, кичә Радий Хәбиров Украина оборона министрының “Башкортлар ни өчен сугыша?” дигән соравына үзенең телеграмм-каналында болай дип җавап бирде:
“Мин – Башкортстан Башлыгы. Бүген минем эшем – республиканы үстерү, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм икътисад үсешен тәэмин итү. Санкцияләргә карамастан, бар ил кебек, Башкортстан үсә һәм алга бара.
Парадокс шунда: 21нче гасырда минем илемә һәм минем халкыма, Бөек Ватан сугышындагы кебек, фашизм белән көрәшергә туры килә. Һәм төбәк җитәкчесе буларак минем бурыч – Башкортстан сугышчылары үз бурычларын нәтиҗәле башкара һәм дошманны юкка чыгара алсын өчен барасын да эшләргә”.