+23 °С
Ачык
Уфаның Сипайлово бистәсендәге карьерда балыкчылар бата башлаган яшүсмерне коткарудан баш тартканнар. Нәтиҗәдә 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән.
Шәһәрнең Гражданнар яклау идарәсе хәбәр иткәнчә, шул вакытта егетнең дуслары 30 метр читтәрәк торучы балыкчыларны ярдәмгә чакырырган. Әмма алар урыннарыннан да кузгалмаганнар. Коткаручылар килеп, егетнең гәүдәсен өч метр тирәнлектә һәм ярдан 25 метр ераклыкта тапканнар.
Балыкчылар ни өчен ярдәмгә килмәделәр икән - билгесез. Шундый вакытта да битараф калып була микән соң?