Бүген төнлә Благовар районы Иске Күчәрбай авылының Цветочная урамында янгын чыккан.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре, ирекле янгын сүндерү командасы һәм вакыйга урынына килеп җиткәндә, 5*8 йорт, мунча һәм абзарны ялкын ялмап алган булган.
“79 кв.м. мәйданда янгын сүндерелгән. Кызганычка каршы, янгын сүндергән вакытта дүрт кеше гәүдәсе табылган. Болар – 3 өлкән яшьтәгеләр һәм бер үсмер”, – диләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Мәрхүмнәрнең шәхесләре билгеле. Алар - 74 һәм 67 яшьтәге гаилә пары, аларның 45 яшьлек үги улы һәм 16 яшьлек оныгы.
Авылдашларымның олы кайгыларын уртаклашам. Мәрхүмнәрнең җаннары җәннәттә, авыр туфраклары җиңел булсын.
Чыганак: bashinform.ru