Быел яз иртә килсә дә, май башындагы салкыннар үсемлекләргә зыян салырга өлгерде.
5-12 майдагы төнге салкыннар аркасында республиканың 31 районында авыл хуҗалыгы культураларына шактый зыян килүе теркәлде. Алар – Әлшәй, Архангель, Аскын, Авыргазы, Бакалы, Бәләбәй, Белокатай, Бөре, Благовар, Бүздәк, Гафури, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Ярмәкәй, Илеш, Ишембай, Калтасы, Караидел, Краснокама, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Миякә, Нуриман, Салават, Туймазы, Уфа, Чакмагыш, Чишмә һәм Шаран районнары.
Бу атнада әлеге районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Төбәк җитәкчесенең күрсәтмәсенә ярашлы, ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.