+13 °С
Болытлы
Гражданнар яклавы идарәсендә хәбәр итүләренчә, 20 май кичендә «Ак Яр Нижегородка» пляжы каршында булган бу хәл.
33 яшьлек егет су мотоциклында йөрергә карар итә, ләкин идарә итүне башкара алмыйча әйләнгән. Әмма, хәтта шундый хәлдә дә, йөзү транспортын ташламаган һәм аңа тотынган.
Бәхетенә каршы, якында гына ике егет ял иткән булган, алар шунда ук ярдәмгә ташланалар һәм суга батучыга ярга чыгарга ярдәм итәләр, шулай ук аның гидроциклын чыгаралар.
Шаһитлар әйтүенчә, зыян күрүче исерек хәлдә булган. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.