Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 Май 2023, 17:50

Республика халкыннан һәр көнне 5-6 миллион сум талыйлар

"Алданганымны сизми дә калдым. Минем хатаны кабатламагыз!"

Республика халкыннан һәр көнне 5-6 миллион сум талыйлар
Республика халкыннан һәр көнне 5-6 миллион сум талыйлар

Кичә республика буенча полициянең дежур частьләренә җинаятьчелекнең барлык төрләренә бәйле 19 хәбәр килгән, зыян күрүчеләрдән барлыгы 6 миллион сумга урланган. Алар арасында: төрле хезмәтләр күрсәткәндә 3 алдау факты, банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре булып гражданнарны алдауның 12 факты, товарларны сатып алу/сату вакытында 5 факты теркәлгән. Бу хакта БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдануларның берничәсе турында гыйбрәт өчен сезгә дә җиткерәбез, киләчәктә, шундый хәлгә калмас өчен бәлки ярдәме тияр.

Туймазы районында 63 яшьлек ир телефон аша алдангач, полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Аңа банк хезмәткәре булып шалтыратканнар. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә,янәсе җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре порталы аша аңа кредит рәсмиләштерергә тырыша икән. Ахырда бу "оператор" иргә кредит алып, шул акчаны «хәвефсез счетка» күчерергә үгетләгән. Ир киңәшләрне тотып, 118 мең сумнан артык суммага кредит рәсмиләштергән һәм аны "оператор" әйткән счетка күчергән.

Тагын бер алдану. Уфа шәһәре буенча 2нче санлы полиция бүлегенә 41 яшьлек Уфа кешесе мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз театрга билетлар сатып алганда мошенниклар ятмәсенә эләккәнен сөйләгән. Аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан һәм зур ташлама белән билетлар сатып алырга тәкъдим иткән. Зыян күрүче, аферистның сүзләренә ышанып, күрсәтелгән сылтама буенча кергән һәм 3 мең сумнан артык акчасын җибәргән. Әмма вәгъдә ителгән элктрон билет килмәгән, гомумән, шалтыратучының телефоны да сүндерелгән була. Бу ханым: "Алданганымны сизми дә калдым. Башкалар минем хатаны кабатламасын иде. Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез, белмәгән җиргә акча күчермәгез" - дип киңәш бирә.

Хәзер алдауның барлык фактлары буенча РФ ҖК 159 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Статистикага күз салсаң, чәчләр үрә торырлык.

Дүрт миллионнан артык халык яшәгән республикадан җинаятьчеләр һәр көнне телефон аша 5-6 миллион сум акча җыялар. Ә аена бу сумма 160-180 миллионга җитә. Бу Русиянең бер төбәге генә әле! Фото: mytyshi.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: