Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 Май 2023, 09:10

Баланың тамагына сөяк кадалган

Уфада 6 яшьлек бала үлемнән калган. Аның гомере өчен биш табиб көрәшкән. 

Баланың тамагына сөяк кадалган
Баланың тамагына сөяк кадалган

Уфада табиблар бер баланың тамагыннан 2 сантиметрлы сөяк тартып алганнар.

Ашаган вакытта кинәт малайның тамагы авырта башлаган, селәгәе аккан, косу рефлексы барлыкка килгән.

Уфаның ашыгыч медицина ярдәме клиник хастаханәсендә сөйләүләренчә, алты яшьлек малайның хәле кинәт аламалангач, аның әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан. Баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Аны ЛОР-табиб һәм балалар хирургы караган, ә ФГЭДС үткәч, тамагына 2 см озынлыктагы сарык сөяге кадалганы ачыклана. Табиблар җайлап кына аны тартып алалар. Малайны 5 табиб коткарган.

Табиблар әти-әниләрне болай дип кисәтә:

"Балаларыгызга балык һәм ит ризыклары ашатыр алдыннан, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләр биргәндә ризыкны тикшерергә кирәклеген онытмагыз. Сөяк йотылса, ул ашказанына, йоткылыкка һәм хәтта үпкәгә барып та кадалырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз һәм балаларны саклагыз!".

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: