Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 Май 2023, 10:03

Абыйсы өйдән чыгып өлгермәгән

Бу аяныч хәл бүген Краснокама районында булган. 

Абыйсы өйдән чыгып өлгермәгән
Абыйсы өйдән чыгып өлгермәгән

Бу төндә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә Краснокама районының Яңа Нугай авылындагы бер торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Бу авылга шундук янгын сүндерүчеләрне җибәргәннәр. Әмма алар баруга ялкын 5х4 метр мәйданлы бүрәнә йортны тулысынча ялмап алган була. Кызганычка каршы, янгын сүндергән вакытта 1963 елгы ирнең җансыз гәүдәсе табылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу йортта абыйлы-сеңелле булган. Төнлә хатын уянып, веранда ишеген ачкан һәм янгын чыкканын күргән. Аннары абыйсын уятырга йөгергән, ә үзе залдагы тәрәзәне ватып, урамга чыккан. Хатынның сүзләренчә, абыйсы аш-су бүлмәсе тәрәзәсен ватырга тырышкан, ләкин, кызганычка каршы, аннан чыгып өлгермәгән, искә исереп егылган.

Янгынның сәбәпләре һәм булган хәлнең барлык шартлары ачыклана. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме һәм тикшерүчеләре эшли.

Хөрмәтле дуслар! Фаҗигале янгыннардан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: 

- өйдә, балконда, верандада һәм мунчада тәмәке тартудан сакланыгыз; 

- электр эннргиясен көч килерлек кулланмагыз; 

- йортыгызга янгын чыгуны хәбәр итә торган җиһаз урнаштырыгыз; 

- балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз! Янгын чыкканда 101 яки 112 номерына шалтыратыгыз.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: