+17 °С
Болытлы
Бүген, 19 майда, көндезге сәгать уникедә Чишмә - Кыргыз-Миякә юлында авария булган.
Әлшәй районы тирәсендә "Газель" машинасы каршы юлдан килгән "Derways" белән чәкәшкән. Каты бәрелүдән фургон шундук яна башлаган. Ике шофер да вафат булган. "Газель"нең янында пассажиры да булган, ул исән калган, тик имгәнгән. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр.