+17 °С
Болытлы
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсенә күпергә ауган агач турында хәбәр килгән.
Әлеге хәл Илеш районында булган. Илеш районының Ишкар һәм Кызыл Байрак авыллары арасындагы күпергә агач ауган. Аны кондыз аударган дип фаразлана. Автомобильләр һәм күпердән йөрүчеләр өчен куркыныч тудыра.
Хәлне ачыклау өчен урынга Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең оператив төркеме чыккан. Муниципаль органнар белән үзара хезмәттәшлек оештырылган. Агачны кисеп алып, юлны бушатканнар. Зыян күрүчеләр юк.