Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 Май 2023, 22:11

Учалы районы Ахун авылында янгын чыккан

Өч агач йорт һәм  ун каралты-кура янган. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Бүген көндез  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә  Учалы районы Ахун авылының Пионер урамында янгын чыгу турында хәбәр килгән.

Тиз арада Русия ГХМ көчләре һәм чаралары, Мансур  авылы, Ахун авыл биләмәсе янгын командалары һәм башка махсус хезмәтләр вакыйга урынына килеп җиткән.

–Көчле җил котыру сәбәпле янгын тиз таралган. Янгын нәтиҗәсендә  өч агач йорт һәм ун каралты-курага (бүрәнә мунчалар, абзарлар, гараж, трактор) зыян килгән. Уртак көч белән янгынны сүндергәннәр. Ачык янгын юк. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк, – дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.   

Янгын сәбәпләрен ачыклау өчен вакыйга урынына Баш идарәнең оператив төркеме, сынау янгын лабораториясе белгечләре һәм ГХМ дознавателе юнәлтелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Учалы районы Ахун авылында янгын чыккан
Учалы районы Ахун авылында янгын чыккан
Учалы районы Ахун авылында янгын чыккан
Учалы районы Ахун авылында янгын чыккан
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: