Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 Май 2023, 13:50

“Гаиләмне кем яклар?!”

Мобилизацияләнгән ир-атның хатыны гаиләсен яклауны сорый.

“Гаиләмне кем яклар?!”
“Гаиләмне кем яклар?!”

Тормышта төрле хәлләр була: кемдер – ярдәмгә , кемдер яклауга мохтаҗ.  Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-атның хатыны да хакимияттән гаиләсен яклауны сорый.

    “Мин – мобилизацияләнгән  кешенең тормыш иптәше. Хәзерге вакытта ирем Донецкида хәрби хезмәтен үтә. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм турында күп тапкырлар ишеттем. Әлеге вакытта мин нәкъ шундый ярдәмгә мохтаҗмын, - дип язган Лилия исемле ханым. - 1 май көнне улым белән урам буйлап китеп барганда безгә билгесез ир-ат ташланды. Ул улымның битенә сукты һәм качты.

     Без травпунктка мөрәҗәгать иттек. Улымның борын  сөякләре сынган һәм баш мие селкенгән дигән шик бар. Баланы 17нче  хастаханәгә салдылар. Шул ук көнне мин баламны кыйнау факты буенча полициягә гариза яздым. Аны кабул иттеләр. Кич белән мин аның хәрәкәт итүен сурәтләгән видеоязманы таба алдым.  Фотосын шул ук кичне полициягә  тапшырдым.

      Арытабан 12 май көнне аны тоткарлыйлар, сораштыралар һәм 48 сәгатькә ябалар. Бу ир, баксаң, адекват булмаган кеше буларак, инспекторларга да,  участковыйларга да таныш булып чыкты.

   Аннары миңа: “Ул ир психик диспансерда исәптә торамы-юкмы? Шул хакта запрос соратып алабыз. Әгәр исәптә икән, аны дәвалануга җибәрергә мөмкиннәр”, -  дип аңлаттылар.

     Минем ике балам бар. Теге ир кыйнаганы – зур улым, кече улым – инвалид. Өлкән яшьтәге әнием дә бар.  Мин аңламыйм, ничек шулай булырга мөмкин ул?! Балага сугып, танавын сындыралар,  ә бу адекват булмаган кешене 2 көннән соң чыгарып җибәргәннәр. Икенче тапкыр кыйнауга кадәр дипме икән? Ләкин ул бит аннан тагын да ачулырак, агрессиврак чыгачак.

     Миңа гаиләмне ничек якларга? Аның бездән ерак яшәмәгәнен белеп, ничек балалар белән урамга чыгарга?  Ул таза гәүдәле – буе ике метр тирәсе. Ә минем буем 152 см. Шулай булгач,  мин балаларымны ничек яклыйм?”

     Баласы гомере өчен борчылып, ачыргаланып язган әни кешенең зарлары хокук саклау органнарына барып ирешер, алар ире мобилизациядә йөргән ханымның гаиләсен яклау буенча чарасын күрерләр дигән өметтә калабыз.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: