Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 Май 2023, 09:56

Меңәрләгән кеше зыян күргән

Мондый кайгы-хәсрәтләрдән Аллаһ сакласын. 

45.ru Меңәрләгән кеше зыян күргән
Меңәрләгән кеше зыян күргәнФото:45.ru

Табигый янгыннар аркасында Курган өлкәсендә ким дигәндә 2.5 мең кеше каза күргән. Бу хакта Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков хәбәр итә.

Шумков сүзләренчә, янгыннан зыян күргән һәркем компенсацияләр һәм түләүләр алачак. Төбәк башлыгы каза күрүчеләргә 25 миллион сум түләнүе (һәркемгә 10 мең сум) турында хәбәр итә. 

7 майда Курган өлкәсендә зур табигый янгыннар башланды. Төбәк властьлары гадәттән тыш хәл режимы кертте. Ул чакта кайсыбер торак пунктларда яшәүчеләрне эвакуацияләргә туры килде.

Янгын дистәләрчә йортларны көл өеменә әйләндерде. Каза күрүчеләргә 10 мең сум акча бирелде дигән хәбәр аптыратты. 10 мең сумга нәрсә эшләп була инде? 

 Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: