Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 Май 2023, 00:39

Үчле ир утын эченә шартлаткыч куйган

Исең-акылың китәр...

Май башында Пермь өлкәсендә яшәүче башлангыч сыйныфлар укытучысы үзенең бакчасында  утын пүләне эченә урнаштырылган шартлаткыч тапкан. Кызган вакытта аның шартлау куркынычы булган.

SHOT Telegram-каналы язуынча, 75 см озынлыктагы утынның эче уелып алынган. Уелган урында кургаш цилиндр урнашкан, аның бер ягы металл скобкалар белән беркетелгән. Цилиндр эчендә – 1,5 диаметрлы гранулалар. Экспертиза ачыклавынча, бу –  төтенсез дарылы 45 г авырлыктагы  шартлаткыч. Укытучы бу утын пүләнен мичкә якса, эшләр харап иде.

Һәм менә күптән түгел генә  укытучыны үтерергә маташкан ир кулга алынган.

Уральское авылында яшәүче 54 яшьлек Виктор шартлаткычны үзе ясаган, аны утын пүләне эченә урнаштырган һәм корбаны – башлангыч сыйныфлар укытучысының  – ихатасында калдырган. Укытучы – күптән түгел аерылган ирнең хатынының ахирәте. Виктор фикеренчә, нәкъ педагог аларның арасын бозган. Үч итеп ул укытучыны шартлатмакчы булган. Әмма уяу хатын сәер утынны абайлаган һәм аны мичкә якмаска булган. Әгәр дә бу утын мичкә килеп эләксә, укытучының ярты өе күккә очар иде.

"Законсыз корал ясау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: