Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 Май 2023, 19:53

Бәләбәйдә бомба тапканнар

Әстагъфирулла! 

e-news.su
Фото:e-news.su

Бәләбәй шәһәрендә металл кабул итү пунктында авиабомба тапканнар. Бомбаны чак-чак пресс астына озатмый калганнар.

Ташландык хәрби часть территориясеннән бу сугыш кирәк-ярагын  иске биналарны төзелеш материалларына сүтүче компания эшчесе узган җомга көнне үк карап куйган булган. Ир соры төстәге шактый зур гына металл предметны алып, база территориясенә китереп куйган. Эшче сүзләренчә, ул бу металл предметның авиабомба булуын күз алдына да китермәгән, чөнки беркайчан да  армиядә хезмәт итмәгән. Бомба белән ул берни эшләп өлгермәгән. Базага тикшерү белән килгән полицейскийлар металлолом складында авиабомбага тап булган. Снарядны кинологлар карап чыккан. Маэмай шартлаткыч матдәләр исен сизгән. Вакыйга урынына сапёрлар килгән.

Бәләбәйдәге элекке хәрби часть бинасын  озак вакыт дәвамында тендер буенча төрле компанияләр төзелеш материалларына сүтү белән шөгыльләнә. Базаны уратып алганнар. Якын-тирәдә торак йортлар юк. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: