Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 Май 2023, 19:09

Утка каршы

Быел Курган өлкәсе ут эчендә...

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Быел Курган өлкәсе ут эчендә. Янгынга каршы бар ил белән көрәшәләр. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме дә Курган өлкәсендә янгын сүндерүдә ярдәм итә. Анда безнең 50 кеше һәм 7 берәмлек техника эшли.

Ялларда аэромобиль төркем, авиация һәм Ногин коткару үзәге бүлеге белән берлектә Юргамыш округында 1000 гектар җирдә ландшафт янгын сүндерелгән. 117 кеше яшәгән Зырянка авылын ут камалышыннан саклап калганнар.

Курган өлкәсендә ут белән көрәш башланганнан алып, безнең янгын сүндерүчеләр 300 йорт һәм кураны сүндергән, 3 кешенең мәетен тапкан. Халыкка җимереклекләрне җыюда да ярдәм итәләр.

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: