Хәвеф-хәтәр
15 Май 2023, 05:59

Трактор тәгәрмәче астында калган...

Бәла аяк астында.

https://git03.rostrud.gov.ruhttps://git03.rostrud.gov.ru
https://git03.rostrud.gov.ru

Башкортстанның Благовар районында чәчү эшләре барышында тракторчы-машинист фаҗигале рәвештә үлгән.

Хезмәт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, 10 майда “Башкир-агроинвест” оешмасы хезмәткәре Case тракторы тәгәрмәче астында калган. Алынган җәрәхәтләрдән ирнең гомере өзелгән.

Әле күзәтчелек ведомствосы бу вакыйга буенча тикшерү эше алып бара. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас