Хәвеф-хәтәр
15 Май 2023, 08:04

Дүрт кешелек гаилә нәрсә белән агуланган?

Биш катлы йорттагы фатирларда башка охшаш очраклар теркәлмәгән. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Кичә кич Белорет шәһәренең Алексеев урамындагы йортта дүрт кешелек гаилә агуланган. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итүенчә, моның сәбәбе – ис газы (угарный газ).

Биш катлы йортта – 137 фатир. Йортта кайнар су белән тәэмин итү юк. Фатирларда газ колонкалары урнаштырылган.

Ике бала – 12 һәм 13 яшьлек малайлар  күңел болгану, баш әйләнү һәм калтырану билгеләре белән урындагы дәваханәгә озатылган. Баланың ата-анасы госпитализациядән баш тарткан.

Балалар дәваханәдә, аларның хәле канәгатьләнерлек, сәламәтлекләренә берни янамый. Газ хезмәткәрләре фатирда берни ачыкламаган. Күршеләрдә дә берни ачыкланмады. Бүген өстәмә рәвештә фатирларны карап чыгачакбыз”, – дигәннәр вакыйгага карата Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә. 

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас