Хәвеф-хәтәр
14 Май 2023, 09:12

Талашкан ир гаиләсен икенче ярда калдырып киткән

Күз алдына китерәсезме? 

vsegda-pomnim.comvsegda-pomnim.com
Фото:vsegda-pomnim.com

Нуриман районының Павловка сусаклагычындагы ял базасында балалы компанияләр ял иткән. Мөмкинлектән файдаланып, көймәдә йөзәргә уйлаганнар.

“Көймәдә йөзгәндә ир белән хатын арасында талаш чыккан. Нәтиҗәдә ир, өч бала белән ике хатынны икенча ярда калдырып, көймәдә үзе генә йөзеп киткән”, – диләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Бәхеткә, ярдәмгә тиз арада коткаручылар килгән һәм хатыннар белән балаларны кире ял базасына илтеп куйган. Бу вакытта хатыннарның берсенең ире  номерда рәхәтләнеп ял итеп яткан.

–Гадәттән тыш хәлләр туган очракта кичекмәстән “112” номерын җыегыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! – диләр коткаручылар, гражданнарга мөрәҗәгать итеп. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас