Хәвеф-хәтәр
14 Мая 2023, 09:59

Сабыйларны дәваханәгә илтүче вертолет басуга төшеп утырган

Ни сәбәпле? 

riafan.ruriafan.ru
Фото:riafan.ru

Ике яңа туган сабыйны дәваханәгә илтүче вертолёт чак-чак кына һәлакәткә тарымаган.

SHOT Telegram-каналы язуынча, Ми-8 санавиация вертолёты  пациентлар белән кичә Братск шәһәре аэропортыннан көндез очкан. Вертолёт ике яңа туган сабыйны һәм 7 өлкән кешене дәваханәгә илтергә тиеш булган. Берникадәр вакыттан соң очкыч экипажы уң як двигательдә  ниндидер сәер тавышлар ишеткән. Ачыклый торгач, лопаткаларга (вертолёт двигателендәге деталь) зыян килүен тапканнар. Вертолёт ашыгыч рәвештә Захаровская авылы тирәсендәге басуга төшеп утырган.

Бәхеткә, сабыйларга берни булмаган: аларны тиз арада өлкә дәваханәсенә алып киткәннәр.

Хәзер вертолет двигателе ни сәбәпле зыян күргәнлеге ачыклана. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас