Хәвеф-хәтәр
13 Май 2023, 15:25

Болгарка белән кискән бармакларын банкага җыйган

Металл кискәндә ир болгарканың дискын үзенә каратып эш итә...

ru.dreamstime.comru.dreamstime.com
Фото:ru.dreamstime.com


Кашира шәһәрендә яшәүче 56 яшьлек ир-ат иске болгарка белән эшләгәндә 2 бармагын өзгән. Ул болгарканың дискын үзенә таба каратып, металл кисә башлый, шул чакта атсыз һәм урта бармагын кисеп ала.

Аны ашыгыч ярдәм белән Кашира шәһәр хастаханәсенә китерәләр. Ул эксперименты турында табибларга сөйли. Моңарчы, металл кискәндә, болгарканы гел үзеннән читкә таба карата торган булган. Болай эшләү җайлырак, очкыннар да читкә оча, әйберне дә күреп була. Ләкин фаҗига булган көнне ул яңа ысул куллана. Эшләгәндә диск шартлый, ир-атның 2 бармагын берьюлы эләктереп ала.

Бәхеткә, бу ир-ат югалып калмаган, ул, өзелгән бармакларын җыеп, банкага тутырган һәм ашыгыч ярдәм чакырган.

«Яраларны эшкәрткәч, без бармакларын махсус спицалар белән беркеттек. Аннары кан тамырларын, артерияләрне тектек, кулның функцияләрен торгыздык. 2,5 сәгатьлек операция уңышлы узды», – дип сөйләгән травматология бүлеге җитәкчесе Константин Смирнов.

Бармакларны вакытында реплантацияләү бәрабәренә, кул чугының хәрәкәтчәнлеген саклый алганнар. Хәзер пациент реабилитация курсы узачак, аннары аны өенә кайтарып җибәрәләр, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас