Хәвеф-хәтәр
12 Мая 2023, 12:00

Яңавылда слесарь туфрак астында калып үлгән

Әллә язмыш, әллә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән...

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңавылда слесарь туфрак  астында  калып үлгәнЯңавылда слесарь туфрак  астында  калып үлгән
Яңавылда слесарь туфрак астында калып үлгән

Башкортстанның Яңавыл районында траншеяда торба сузганда шунда эшләүче ир-ат һәлак булган – ул ишелеп төшкән туфрак астында калган.

    Кичә, 11 майда, илнең тикшерү-контроль комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  төзелеш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу билгеләре буенча тикшерүе үткәрелә.

 - Су үткәргеч торбалар үткәргәндә траншеяда торбаларны бер-берсенә тоташтырганда туфрак ишелгән. Ике слесарь 4 метр тирәнлектә эшләгән. Берсе читкә китеп өлгергән, икенчесе – юк... – дип аңлаталар ведомствода. – Һәлак булучыны иптәшләре туфрак астыннан чыгарганнар, әмма килеп җиткән табиблар аның үлемен раслаганнар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас