

Ни кызганыч, бу дөньяда балаларын бар дип тә белмәгән, аларны тәрбияләү турында уйлап та карамаган әти-әниләр бар.
Сабыйларның гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф янаган очракта опека органнарны аларны гаиләдән тартып алырга мәҗбүр. Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина әйтүенчә, узган ел республикада 7 сабыйны әти-әнисеннән алганнар. Ә 2020 елда бу сан – 71, 2021 елда 46 булган. Социаль-реабилитация чаралары үткәргәннән соң, 2020 елда – 19, 2021 елда – 18, ә былтыр 4 баланы кирегә гаиләләренә кайтарганнар.
Тормыш сабагы алган ата-аналар бала тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәр дип ышанасы килә. Югыйсә, әти-әнисе исән килеш сабыйларның ятим булып үсүе – бик аяныч.
Саннардан күренүенчә, бу уңайдан хәлләр елдан-ел яхшыра. Алайса моннан дистә ел элек бу күрсәткечләр чаң кагарлык булган. Мәсәлән, республикада 2011 елда – 245, ә 2013 елда 287 баланы гаиләдән тартып алганнар...