Хәвеф-хәтәр
12 Мая 2023, 11:15

Парашютын очырган очыруын, әмма үзе дә егылып төшкән

1 класста укыган бала аны-моны уйлап тормаган инде...

Парашютын очырган очыруын, әмма  үзе дә егылып төшкәнПарашютын очырган очыруын, әмма  үзе дә егылып төшкән
Парашютын очырган очыруын, әмма үзе дә егылып төшкән

Екатеринбург шәһәрләренең берсендә беренче сыйныф укучысы  тәрәзәдән үзе эшләгән парашютны очырмакчы булган. Тик нияте начар тәмамланган – ул тәрәзәдән егылып төшкән. Бу хәл бүген 12 май көнне булган.

Баланың әнисе әйтүенчә, укучылар хезмәт дәресендә парашютлар эшләү белән мәшгуль булганнар. Балалар аларны бүлмәдә дә, урамда очыра башлаганнар.

“Тәрәзәне җилләтергә дип ачып куйган булганнар. Улым  парашютын өстәнерәк очырырга булган инде... Ул биектән шулкадәр матур оча, янәсе. Менә шул. Очырган һәм үзе дә тәрәзәдән очып барып төшкән”.

Егылу нәтиҗәсендә бала имгәнгән:  аяклары сынган, арка сөягенә дә эләккән – ул да компрессион сыну алган. Хәзер бу балага алдагы ярты елда реабилитацион дәвалану курсы алырга туры киләчәк инде.

Чыганак: Лента.ру

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас