Хәвеф-хәтәр
11 Май 2023, 07:46

Төнге салкыннар зыян салырга өлгерде...

Сезнең якта да төннәрен салкын булдымы?

bashinform.rubashinform.ru
bashinform.ru

Авыл уңганнары басуларда чәчүне төгәлләп киләләр. Бүгенгә сабан культуралары 1 миллион 500 мең гектардан күбрәк мәйданда чәчелгән. Бу ният ителгәннең 75 проценты үтәлгән дигән сүз.

“Тәүлек эчендә якынча 90 мең гектар мәйданда чәчелә”, – диде бу атнада хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Аның әйтүенчә, 6 районда – Әлшәй, Архангель, Дәүләкән, Калтасы, Кырмыскалы, Мәләвездә язгы чәчү эшләре 90 процентка башкарылган. Ә Архангель, Илеш һәм Калтасы аграрийлары майлы культураларны чәчүне төгәлләгән. 10 районда – Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бүздәк, Дәүләкән, Кырмыскалы, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак һәм Яңавылда – бу уңайдан планның 90 проценттан артыгы үтәлгән.

Быел аграрийлар эссе көннәрне файдаланып калырга тырышты – сабанның төп эшләре башкарылды. Әмма соңгы көннәрдә төннәрен шактый салкынайтты. Һәм бу, ни кызганыч, чәчүгә зыян салырга өлгергән.

“Шикәр чөгендере, арпа, рапс һәм башка культураларга зыян килү очраклары бар. Бүген белгечләр зыян килгән мәйданнарны, зыян күләмен ачыклый. Яңадан шул ук культураларны чәчәргәме яки икенчеләренме икәнлеге турында атна ахырына кадәр карар кабул итәчәкбез”, – диде Илшат Фазразманов.

Әйткәндәй, бу көтелмәгән салкыннар кайсыбер урынннарда җиләк-җимеш куакларына һәм агачларына да зыян салды.

Төнге салкыннар орлык-үсентеләргә башкача зыян салмас дип ышанасы килә. Тир түгеп чәчкәннең мул уңышын алырга язсын иде.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас