

Красноярск краенда машина елгага кыядан төшү сәбәпле биш кеше һәлак булган. Бу хакта төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә хәбәр ителә. Авария Каптырево-Субботино юлының дүртенче километрында теркәлгән. Өч хатын-кыз һәм ике ир-ат үлгәннәр. Аларның шәхесләре ачыклана.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре авария тирәсендә машина эзләрен күргән. Юл-транспорт һәлакәтенең ни сәбәпле булуын әлегә ачыкламаганнар. Вакыйга урынында оператив-тикшерү төркеме эшли.
Менә-менә гомерем өзелә дип кыядан елгага очып төшкәннәрдер инде... Аллаһ сакласын.
Чыганак: lenta.ru