Хәвеф-хәтәр
11 Май 2023, 08:52

Куркыныч чир таралырга мөмкин

Шул гына җитмәгән иде...

aif.ruaif.ru
aif.ru

Илдә кош гриппына бәйле хәл кискенләшә бара, диләр Башкортстанның ветеринария идарәсендә.

“Май башыннан алып Идел буе федераль округында кыргый кошларның, атап әйткәндә акчарлакларның грипп вирусы йоктыруының 16 очрагы теркәлгән. Марий Эл һәм Удмуртия сулыкларында дүртәр очрак ачыкланса, сигез очрак Киров өлкәсендә булган. Бу Башкортстан территориясендә куркыныч чир барлыкка килүгә туры хәвеф тудыра”, – дип кисәтәләр ведомстводан.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге авыру тиз тарала һәм күп кошларга йога. Гадәттә чирле кошларның күпчелеге үлә.

 “Чиргә шик булса яки йорт кошлары үлсә, тиз арада ветеринар хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә яки 8-800-77-55-828 номеры буенча кайнар линиягә хәбәр итәргә кирәк. Тикшерүләр үткәрү өчен безнең ветеринар лабораторияләрдә биоматериалларны кабул итү оештырылган”, – дип хәбәр итәләр ветеринария хезмәткәрләре.

Чир таралу хәвефе югары булуын истә тотып, республикага куркыныч вирусны кертмәү өчен бар чараларны да кулланырга кирәк, диләр алар.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас