

Яр Чаллыда яшәүче бер гаилә май бәйрәмнәрендә елга буена ял итәргә төшкәч, гаилә башлыгын елан чаккан. Ул бармагындагы ярадан агуын суыртып чыгарып караган, ләкин файдасы булмаган.
"Төзәлер, үтәр әле дип, чаккан җиренә йод сөрттем дә, бәйләп куйдым. Тик үтмәде шул",-дип сөйләгән 41 яшьлек ир.
Икенче көнне ул хастаханәгә барырга мәҗбүр булган. Табиблар аңа елан агуына каршы укол кадаганнар һәм дәваханәдә ятып чыгарга киңәш иткәннәр, ләкин пациент ятудан баш тарткан.
Берничә көннән бу ир табибларга яңадан килгән, инде бу юлы авыр хәлдә... Аның кулы бик нык шешкән һәм хәтта зәңгәрләнә башлаган, температурасы күтәрелеп, кулы бик авырта башлаган. Табибларның тырышлыгы һәм игътибарлыгы аркасында ирнең кулын кисүдән саклап кала алганнар.