Хәвеф-хәтәр
11 Май 2023, 08:29

Егете "үлеме" турында белгәч...

Үсмер кыз үз-үзенә кул салган.

kick-league.rukick-league.ru
Фото:kick-league.ru

Ханты-Манси автономияле округының Лянтор шәһәрендә мәктәп укучысы үз-үзенә кул салган. Бу коточкыч адымның сәбәбе –  үсмер кызга егетенең бертуган абыйсы аның “үлеме” турында хәбәр иткән. Фаҗига хакында Ural Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.

Канал язуынча, 15 яшьлек үсмер кыз 18 яшьлек егет белән дус булган. Алар даими язышып торган. Кыскасы, бер генә тапкыр күрешкән булсалар да, араларында виртуаль мәхәббәт булган. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң егет әниләре белән яшәгән. Көне-төне языша торгач, егет кыздан җиләгән һәм бертуганы аша кызга үзенең үлеме турында  хәбәр иттергән.

Сөйгәненең үлеме турында ишеткән кыз, дуслары белән бергә бер компаниядә  алкоголь эчеп, суицид кылырга маташкан. Дуслары аны бу адымнан саклап калган-калуын. Әмма кызның бу карары ныклы булган, күрәсең, яшьтәшләре йоклап киткәч, ул барыбер үз-үзенә кул салган. Хокук саклау органнары тикшерү оештырган, җинаять эше кузгатылган.

Егет тарафыннан бик явыз адым бу...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас