Хәвеф-хәтәр
11 Май 2023, 06:14

Дүрт яшьлек бала магнитлар йоткан

Балаларны ялгызы калдырмыйк!

Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.

Уфада  ашыгыч ярдәм дәваханәсе хирурглары  дүрт яшьлек бала ашказаныннан алты магнит шарчыкны алган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итә. Министр сүзләренчә, ата-ана балаларын дәваханәгә үзләре алып килгән һәм табиблар эндоскоп ярдәмендә ят җисемнәрне алган.

Сабыйның хәле әйбәт, аны дәваханәдән чыгарырга җыеналар.

Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, нәниләр дөньяны шулай “тешләп карап” өйрәнә.

“Кайсыбер уенчыклар хәвефле була. Әгәр бала шундый кечкенә бер шарчыкны йотса,  ул табигый юл белән чыгачак. Әгәр берничә шарчык йотса, бала мотлак рәвештә  җитди өзлегүләр белән дәваханәгә эләгәчәк. Бу шарчыкларның хәвефе шунда – эчәклеккә эләккәч, алар бер-берсенә ябыша. Бу перфорация белән перитонитка китерә”, – дип аңлата Айрат Рәхмәтуллин.

Мондый хәлгә тарымас өчен берничә гади кагыйдәне һәрчак истә тотарга кирәк. Иң элек балаларны ялгызын калдырмаска, күз алдыннан, аяк астынднан хәвефле предметларны алып куярга, аннары, уенчыклар сатып алганда баланың яшен искә алырга онытмагыз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас