

Курган өлкәсендәге коточкыч табигый янгыннар аркасында һәлак булучылар саны 21 кешегә кадәр җитте һәм бу сан артырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС, төбәкнең медицина хезмәтләренә сылтанып.
Моннан тыш 13 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булучыларның күпчелеге – Йолдыз дигән татар авылыннан (кайсыбер мәгълүматларга ярашлы, авылда шактый йортлар, төрле биналар, шул исәптә ашлык тутырылган амбарлар да янып беткән. Ә менә 2003 елда төзелгән мәчеткә янгын зыян салмаган. Авылда бер меңләп кеше яши).
Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук янгын чыгаручыларга карата ут белән саксыз кылану нәтиҗәсендә урманнарны һәм кеше милеген юкка чыгару маддәләре буенча җиде җинаять эше кузгатылуын өсти. 2023 елдан башлап ландшафт янгыннарында 46 гаепле кеше ачыкланган, ут төртүчеләр арасында балалар да бар. Аларга барлыгы 235 мең сумлык штрафлар билгеләнгән.
Өлкә хөкүмәте янгыннарда һәлак булганнарның гаиләләре берешләр миллион сум акча алачак, дип хәбәр итте. Түләүләр шушы көннәрдә башланачак.
Чыганак: lenta.ru