Хәвеф-хәтәр
9 Май 2023, 17:19

Өч баласы ятим калган

Әнвәр Нургалиевның бертуган апасының кызы һәлак булган.

Социаль челтәрдәнСоциаль челтәрдән
Фото:Социаль челтәрдән

Башкортстанның халык җырчысы Әнвәр Нургалиевның бертуган апасының кызы, 33 яшьлек  видеоблогер Диана Сәфәрова кичә  төнлә юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә  хәбәр итте. Диана туганнары, балалары янына авылга кайткан булган. Ләкин кичкә ул эшләре буенча Уфага киткән һәм юл һәлакәтенә очрап үлгән. “Туганым кайтма дидем бииит”, - дип язган Әнвәр. “Нәселебезнең кояшы идең син”, - дип язган җырчы.

Бераздан ул авариянең нечкәлекләре билгеле булды. Чишмә авылының Революцион урамында Диана Сәфәрова үзенең “Хонда Цивик” автомобилендә коймага барып менгән һәм алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Әлеге вакытта бу авариягә “Тойота Камри” автомобиле водителенең катнашлыгы ачыклана. Аны урындагы полиция бүлегенә китергәннәр. 

Диан Сәфәрованың беренче сыйныфта укучы кызы һәм биш яшьлек игезәк малайлары ятим калган. Мәрхүмә аларны ялгызы тәрбияли иде.

Әнвәр Нургалиевның, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Диананың урыны оҗмахта булсын. 

Чыганак: bashinform.ru

 

БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас