Хәвеф-хәтәр
9 Май 2023, 05:16

Җайсыз аяк киеме аркасында һәлак булган

Шундый аяныч хәл килеп чыгар дип уйламассың да... 

Җайсыз аяк киеме аркасында һәлак булганҖайсыз аяк киеме аркасында һәлак булган
Җайсыз аяк киеме аркасында һәлак булган

Җайсыз аяк киеме аркасында таудан мәтәлеп төшкән.

Тормышта уйламаган җирдән аяныч хәлләр килеп чыгара. 4 май көнне Бөрҗән районында шулай Татьянаның гомере өзелгән. Бу көнне ул якын дусты белән Исәнбикә тавына менгәннәр. Башкортстан флагын тотып фотога да төшкәннәр. Ул уңайсыз аяк киеме кигән булган. Тау башында ул аягыннан төшеп киткән. Татьяна аны җайлап кияргә уйлап иелгән һәм ялгыш аска тәгәрәгән.

Хатынны хастаханәгә илткәннәр, ләкин ул нык имгәнгән булган, ике көннән соң һәлак булган. Татьянаны 5 майда Бөрҗән районында җирләгәннәр. Танышлары һәм якыннары аны бик ярдәмчел, һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле һәм матур хатын-кыз буларак искә ала.

Җайсыз аяк киеме аркасында һәлак булган
Җайсыз аяк киеме аркасында һәлак булган
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас