Хәвеф-хәтәр
8 Май 2023, 09:07

Талпанга ут төрткәннәр

Нигә шулай эшләргә кирәк булгандыр...

klopkan.ruklopkan.ru
Фото:klopkan.ru

Дүрт мәскәүле Байкал буе милли паркында талпан аркасында  янгын чыгарган. Бу хакта “Заповедное Прибайкалье” Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Янгын Маритуй урманчылыгында чыккан. Ялкын тимер юллар ягыннан таралган. Анда дүрт мәскәүле турист киемнән алган талпанга ут төрткән, әмма ахырда ялкынны үзаллы җиңә алмаган һәм бу хакта коткаручыларга хәбәр иткән.

Янгын урынына 30 десантчы-янгын сүндерүче килгән. Янгынны сүндерү җирлекнең тау битендә һәм мәгарәле тирәдә урнашуы катлауландырган. Янгын чыгаручыларга админстратив штраф  яный. Җинаять җаваплылыгы янау ихтималы да бар.

Искитмәле тәртипсезлек һзм җавапсызлык бу! Русия буйлап янгыннар дөрләгәндә табигый тыюлыкта (!)  юктан гына янгын чыгарып, шулкадәр кешене аякка бастырырсыңмы? Талпанны юк итәсең килде икән, аяк киеме белән өстенә бас һәм шуның белән эш бетте. Юк инде, бөҗәккә нәкъ ут төртергә кирәк булган. Җинаять эше кузгатсыннар, бәлки, киләчәктә бу туристлар акыллырак һәм җаваплырак кыланырлар. 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас